Белми калма
БЕР ДӘРЕСНЕ КЫСКАРТАЧАКЛАР...
Баксаң, 2017 уку елыннан бер дәресне кыскартачаклар икән. Аның урынына астрономия дәресе булачак ди. РФ Мәгариф һәм Фән министры Ольга Васильева сүзләренә карасак, 10 һәм 11 сыйныфлар өчен астрономия дәресен кире кайтару шарт.
“Каян өстәмә вакыт табарга инде, дип баш ватмагыз. Бездә икенче чит телне өйрәнү өчен 250 сәгать каралган. Әгәр телгә юнәлгән мәктәпләрне санамасак, гади уку йортларында икенче чит тел артык тирәнтен өйрәнелми, бу бер. Икенчедән, кулланылышлы да түгел. Кыскасы, ике сәгатьне алып, астрономиягә бирергә уйлыйм,” – диде министр. Киләсе 2017 уку елы башыннан мәктәпкә кабат астрономия кайтачак: 10 һәм 11 сыйныфлар атнада бер тапкыр йолдызлы фәнгә чумачак икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 марта 2026 - 15:08
АЛАБУГАДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА «ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ ПРИЗЫНА ТАТАРСТАН БЕРЕНЧЕЛЕГЕ БАШЛАНДЫ
-
27 марта 2026 - 10:48
«ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ «АЛТЫН КАЛӘМ» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ФИНАЛЫНА ҮТӘЧӘК
-
26 марта 2026 - 09:20
«ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ ВАКЫТЫ 31 МАРТКА КАДӘР БАРА
-
25 марта 2026 - 15:16
ТАТАРСТАНДА ҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ДИДЖЕИНГКА ӨЙРӘТӘ ТОРГАН КУРС БАШЛАНА
Нет комментариев