БДИга КЕРҮ ӨЧЕН КАЙЧАНГА КАДӘР ГАРИЗА БИРЕРГӘ ЯРЫЙ?
Рособрнадзор 2021 елда узачак БДИда катнашу өчен кайчанга кадәр гаризалар биреп булуын әйтте.
Бердәм дәүләт имтиханына эләгү өчен гаризаларны 2021 елның 1 февраленә кадәр бирергә мөмкин. Әлеге хәбәр аларның сайтларында урнаштырылган.
11не тәмамлаучылар имтиханнарны 2020 елның августында чыккан модельләргә нигезләнеп тапшырачак. Үзгәрешләр көтелми. Алар 2022 елда кертеләчәк.
Моңа кадәр мәгариф министры Сергей Кравцов имтиханны вакытыннан алда тапшырып булмаячагы турында әйткән иде. БДИның төп вакыты 2021 елның 31 май-2 июль көннәренә туры килә. Өстәмә период 12-17 июль көннәренә билгеләнгән. Әлеге вакытта җитди сәбәпләр аркасында имтиханны тапшыра алмаган укучылар киләчәк.
Быел аттестат алу өчен рус теленнән БДИ тапшыру да җитә. Ә югары уку йортына керергә җыенучылар үзләренә кирәкле башка фәннәрдән дә БДИ тапшырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 апреля 2025 - 12:12
TUBATAY BEATS ТӨРКЕМЕ БЕРЕНЧЕ АЛЬБОМЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
18 апреля 2025 - 11:53
КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫНДА ЯҢА СПЕКТАКЛЬ
-
18 апреля 2025 - 10:52
ТАТАРСТАНДА ЭШЛӘҮЧЕ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН «МОЛОТ» ПРОЕКТЫНЫҢ ТӨБӘК ЭТАБЫ ДӘВАМ ИТӘ
-
18 апреля 2025 - 10:46
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА XII ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев