БДИда УКУЧЫЛАРНЫҢ ТӘН ТЕМПЕРАТУРАСЫН ҮЛЧӘЯЧӘКЛӘР
Имтиханнарны уздыруга кагылышлы таләпләр билгеле булды. Тулырак безнең язмада.
– Роспотребнадзор белән берлектә имтиханнарны уздыруга кагылышлы таләпләр әзерләнде. Укучылар арасында зур ара калдырылып, алар зигзаг формасында утыртылачак. Шулай ук укучыларның температурасы үлчәнәчәк, куллар махсус сыеклыклар белән эшкәртеләчәк, бүлмәләрдә санитар эшкәртү процедуралары уздырылачак, - ди РФ мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко.
Министр урынбасары әйтүенчә, ситуация төрле борылыш алырга мөмкин. Әгәр начар борылыш алса, 9 нчы сыйныфлар тапшыра торган ТДИ (ОГЭ) уздырылмый калырга да мөмкин. Әмма бу әлегә төгәл билгеле түгел.
Глушко: “БДИ югары уку йортларына керергә теләгән укучыларга кирәк”, - дип саный.
– Әгәр вәзгыять тагын да катлауланса, БДИның тагын күчерелү ихтималы бар, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 сентября 2026 - 12:48
ТАТАРСТАНДА 4 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫ ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕН УЕННАР АША ӨЙРӘНӘЧӘК
-
15 сентября 2026 - 11:50
САЙЛАУ СӘБӘПЛЕ КАЗАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ДӘРЕСЛӘР ТӘРТИБЕ ҮЗГӘРӘЧӘК
-
14 сентября 2026 - 11:25
МӘКТӘПЛӘРДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕККӘ СӘГАТЬЛӘР САНЫ АРТТЫРЫЛГАН
-
14 сентября 2026 - 11:15
КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ВПРДА ТАРИХ МӘҖБҮРИ ФӘН БУЛАЧАК
Нет комментариев