БДИда ПЕРЧАТКА ҺӘМ МАСКА КИЯРГӘ КИРӘК БУЛАЧАКМЫ?
Быел БДИда укучылар перчатка һәм маскалардан утырырга тиеш булачакмы? Җавабы безнең язмада.
Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәте (Роспотребнадзор) әйтүенчә, укучыларны БДИ вакытында маска һәм перчаткадан утырырга берәү дә мәҗбүрили алмаячак.
Роспотребнадзорның эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институтының клиник тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Татьяна Руженцова:
– Роспотребнадзор тарафыннан имтиханнарны уздыру буенча таләпләр исемлеге булдырылды. Быел БДИда үтәлергә тиешле таләпләр арасында мәҗбүри рәвештә маска һәм перчатка кию турында сүз юк, - ди ул, - әгәр чыгарылыш сыйныф укучысына әлеге саклану чараларын киеп утыру уңайсыз булса, ул аларны салып куя алачак.
БДИ көнне маска белән перчатканы үзең белән бөтенәй алмасаң да ярыймы?
Әлеге сорауга Роспотребнадзор хезмәткәрләре болай дип ачыклык кертә: “БДИ тапшырган көнне масаны да, пертчатканы да үзең белән алырга кирәк, чөнки алар коронавирус таралу ихтималын киметә торган чаралар булып тора”. Мәктәп җитәкчелекләренә куркынычсызлык һәм уңайлылык арасында алтын урталыкны табарга киңәш ителә. Шулай ук бүлмәләрне җилләтеп тору, дезинфекцияләү һәм кешеләр арасында дистанцияне саклау сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 апреля 2026 - 11:03
ТАТАРСТАН – ПУШКИН КАРТАСЫ БУЕНЧА ИҢ АКТИВ ТӨБӘКЛӘРНЕҢ БЕРСЕ
-
16 апреля 2026 - 12:24
ТАТАР ТЕЛЕ ИМТИХАНЫН САЙЛАУЧЫ 11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ САНЫ ИКЕ ТАПКЫРГА АРТКАН
-
15 апреля 2026 - 14:32
ТАТАРСТАНДА ИМТИХАН ҮТКӘРҮ ПУНКТЛАРЫН ҖИҺАЗЛАУГА 300 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА БҮЛЕП БИРЕЛГӘН
-
15 апреля 2026 - 12:20
«ГОСУСЛУГИ» ПОРТАЛЫНДА БДИГА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН ТРЕНАЖЁР БАРЛЫККА КИЛДЕ
Нет комментариев