Белми калма
БДИ УРЫНЫНА - ДӘҮЛӘТ ЧЫГАРЫЛЫШ ИМТИХАННАРЫ?
Югары уку йортында белем алырга теләмәгән укучыларны БДИ дан азат итәргә кирәк. «Справедливая Россия» фракциясе депутатлары Дәүләт Думасына шул турыдагы закон проектын керткән.
Әлеге документны әзерләгән депутатлар фикеренчә, БДИ урынына Дәүләт чыгарылыш имтиханнарын кабул итәргә, ә БДИ ны исә югары уку йортына укырга керүчеләр өчен генә калдырырга кирәк.
БДИ ның мәктәпләргә катнашы булырга тиеш түгел. Ул чыгарылыш имтиханнарыннан тыш уздырылырга тиеш, - дип белдергән фракция җитәкчесе Сергей Миронов.
Хәер, депутатлар бу яңалыкны тиз арада кабул итү яклы түгел. Бу үзгәреш әкрен-әкрен генә киләсе ике елда кабул ителергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев