БДИ тапшырасың килмәсә... Кырымга кит!

2019-2020 елларда Кырымның чыгарылыш укучылары БДИ яки традицион формадагы имтиханны сайлап бирә алачак.

Дәүләт Думасы депутатлары һәм сенаторлары шундый закон проектын кабул итәргә тәкъдим итә. Шулай ук, Кырым укучыларына вузга кергәндә, ташламалар да кертергә мөмкиннәр.

Депутатлар моны Кырым укучыларының БДИны тулы рәвештә тапшыруга әзер булмаячагы белән аңлата. Киләчәктә Кырым мәктәпләрендә чыгарылыш имтиханын тапшыру Россиянең башка мәктәпләрендәге кебек итеп тигезләргә телиләр. 2017 елда Кырымда БДИны 6089 кеше тапшырган. Ә 2016 елда – 3838 кеше. Севастополь – Кырым башкаласында – БДИНы 2113 кеше тапшырган. 2016 елда бу сан 1559 булган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
«КЕШЕЛЕКНЕ МАКТАП КӨН ДӘ КҮКТӘ КОЯШ ЕЛМАЙСЫН»: «АК КАУРЫЙ» ӘДӘБИ ТҮГӘРӘГЕ УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫ
3701
0
0
Иҗат
ТӘҮГЕ ҖЫЛЫ
8725
0
1
Иҗат
БАЛТАЧ РАЙОНЫ БӨРБАШ УРТА МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫННАН ӘКИЯТЛӘР
11181
0
0