АШЫГЫЧ ХӘБӘР! БЫЕЛ МӘКТӘПЛӘРДӘ ИМТИХАННАР БУЛМАЯЧАК?
Быел БДИны соңрак вакытка күчерәләр. Ә 9нчы сыйныф укучылары тапшырырга тиешле математика һәм рус теленнән имтиханнар бөтенләй үткәрелмәячәк һәм аттестатка билгеләрне еллык нәтиҗәләрдән чыгып куячаклар. Моның турында Россиянең Мәгариф министрлыгы хәбәр итә.
Моңа кадәр БДИ 8 июньдә башланырга тиеш иде. Әмма Россия төбәкләре белән видеоконференция режимында уздырылган киңәшмәдә аны тагын күчерергә карар кылганнар. Бу әлеге дә баягы илдәге эпидемиологик ситуация, балалар һәм укытучыларның сәламәтлеген саклау таләпләрен үтәргә кирәклеге аркасында шулай килеп чыккан.
Имтиханнар вакытының төгәл вакытын якын арада әйтергә тиешләр. Бөтен сроклары да дәүләт дәрәҗәсендә шушы берничә көндә расланырга тиеш.
11нче сыйныфлардагы БДИ да бераз үзгәртелгән. Вузларга керергә карар кылмаганнарга аттестатка билгеләр уку елы нәтиҗәләре буенча куелырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев