БДИ ҺӘМ ТДИның ЯКЫНЧА РАСПИСАНИЕСЕ БИЛГЕЛЕ!
Россиянең Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзорның якынча карары буенча быел БДИ 8 июньдә география, рус әдәбияты, информатика предметлары белән старт алачак. 29 июньдә чит телдән БДИның сөйләм өлеше белән тәмамланачак. Имтихан тапшыру өчен 1-11 июль резерв көннәр булачак. Ә 22 сентябрь математиканың база өлеше һәм рус теле өчен өстәмә көн булачак.
БДИ тапшыруның якынча расписаниесе:
– 8 июнь (дүшәмбе) – география, рус әдәбияты, информатика һәм ИКТ
– 11 июнь (пәнҗешәмбе) – рус теле
– 15 июнь (дүшәмбе) – математиканың база һәм профиль дәрәҗәсеннән БДИлар
– 18 июнь (пәнҗешәмбе) – тарих, физика
– 22 июнь (дүшәмбе) – җәмгыять белеме, химия
– 25 июнь (пәнҗешәмбе) – чит телләр (инглиз, француз, алман, испан, кытай) (“Сөйләм” өлешеннән кала), биология
– 26 июнь (җомга) – чит телләр чит телләр (инглиз, француз, алман, испан, кытай) (“Сөйләм” өлеше)
– 29 июнь (дүшәмбе) – чит телләр (инглиз, француз, алман, испан, кытай) (“Сөйләм” өлеше)
9нчы сыйныф укучылары өчен Дәүләт йомгаклау аттестациясе 9 июльдән рус теле белән башланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
4 мая 2026 - 15:36
«ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ФИНАЛЫ КАЙДА УЗА?
-
4 мая 2026 - 09:37
РОСОБРНАДЗОР БДИ ТАПШЫРУ АЛДЫННАН УКУЧЫЛАРНЫ ТИКШЕРҮНЕ ТЫЙДЫ
-
30 апреля 2026 - 10:21
V КАЗАН ЯШЬЛӘР САММИТЫ 40 ИЛДӘН 300 ДЕЛЕГАТНЫ ҖЫЯЧАК
-
29 апреля 2026 - 15:20
МАЙ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ ТАТАРСТАНДА ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛЫР?
Комментарии
0
0
Расписание сүзен татарча языгыз инде. Күпчелек аңламаса, сүзлек ачып карар. Туган телебезгә ятышсыз сүзләрдән аруланырга кирәк. Җәдвәл сүзе нигә ярамады икән сезгә? Әйе, бу да чын татар сүзе түгел, ләкин элек кулланылган, башка төркиләрдә дә очрый, телебезгә дә ятышлы.
0
0