БДИ - БЕРЕНЧЕ НӘТИҖӘЛӘР НИНДИ?
Бактың исә, коронавирус пандемиясе һәм дистанцион укуга күчү мәктәпләрдә белем алу сыйфатына начар йогынты ясамаган икән. Киресенчә, быел республикада БДИ ны югары баллга язучылар арткан.
Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. “Яңа мәктәп” проекты белгечләре республика укучыларының география, рус әдәбияты һәм информатика буенча БДИ да җыйган балларына анализ ясаган һәм шундый нәтиҗәгә килгән.
Мәсәлән, география буенча БДИ биргән 183 укучының барысы да 37 баллык минималь баскычны узган. Аларның 43 е – 80 нән артыграк балл җыючылар. 3 укучыда – 100 балл.
Рус әдәбиятыннан имтиханны 879 укучы биргән. 100 балл җыючылар – 29. 240 укучы исә 80 нән күбрәк балл җыюга ирешкән.
Информатикадан БДИ тапшыручылар тагын да күбрәк – 1938 укучы. Аларның 550 дән артыгы 80 нән күбрәк балл җыйган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 апреля 2026 - 11:03
ТАТАРСТАН – ПУШКИН КАРТАСЫ БУЕНЧА ИҢ АКТИВ ТӨБӘКЛӘРНЕҢ БЕРСЕ
-
16 апреля 2026 - 12:24
ТАТАР ТЕЛЕ ИМТИХАНЫН САЙЛАУЧЫ 11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ САНЫ ИКЕ ТАПКЫРГА АРТКАН
-
15 апреля 2026 - 14:32
ТАТАРСТАНДА ИМТИХАН ҮТКӘРҮ ПУНКТЛАРЫН ҖИҺАЗЛАУГА 300 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА БҮЛЕП БИРЕЛГӘН
-
15 апреля 2026 - 12:20
«ГОСУСЛУГИ» ПОРТАЛЫНДА БДИГА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН ТРЕНАЖЁР БАРЛЫККА КИЛДЕ
Нет комментариев