БДИ-2021: ТАТАРСТАНДА 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАР АРТКАН
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте мәгълүматлары буенча быел 8 121 БДИны 100 баллга тапшыру очрагы теркәлгән. 409 кеше 2 фәннән 200 балл туплаган.
Иң күп баллар кайсы фәннәрдән?
100 баллык нәтиҗәләрнең иң күбесе рус теле һәм рус әдәбиятыннан имтиханнарда булган. Лидерлар арасында Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Татарстан, Түбән Новгород өлкәсе һәм Краснодар крае бар.
Безнекеләрнеке ничек?
Быел Татарстанда 100 балл җыючылар узган елгыдан күбрәк – 256, 2020 елда мондый нәтиҗәгә 239 кеше ирешкән.
Бер имтиханны 100 баллга 32 белем бирү оешмасының чыгарылыш сыйныф укучылары тапшырган. Лидерлар: Казан (125), Чаллы (34), Әлмәт районы (13).
2 фәннән 200 баллны 11 чыгарылыш сыйныф укучысы җыйган. Бу – Казандагы КФУның IT-лицее, 102нче гимназия, 70нче мәктәп, 35 һәм 131нче лицей, 2нче лицей-интернат, Чаллының 78нче лицее һәм 57нче гимназиясе, Балтач гимназиясе, Әлмәтнең 2нче лицее һәм Казанның суворов хәрби училищесы укучылары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
Нет комментариев