БДИ 19 ИЮНЬНӘН СОҢ?
Рособрнадзорда БДИларны 19 июньнән соң уздырырга планлаштыруларын әйттеләр. Шул ук вакытта рус теле буенча БДИны ике көн дәвамында уздырырга телиләр. Бу мәктәп укучыларының күпләп җыелмавы өчен кирәк.
Рособрнадзорның матбугат хезмәте болай дип хәбәр итә:
“Быел БДИны вузга укырга керү өчен имтихан нәтиҗәләре кирәк булган укучылар гына тапшырачак. Имтиханнар тапшыру срогы күчерелә. Хәзерге вакытта имтиханнарны 19 июньнән башлап уздыру вариантлары тәкъдим ителә. Соңгы карар эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә кабул ителәчәк”.
Үз чиратында Россиянең Мәгариф министрлыгы исә БДИларның июнь азагы-августта уздыру ихтималын әйтә. Ә Россиянең сәламәтлек саклау министры Михиал Мурашко исә БДИларны куркынычсыз рәвештә уздыру бары тик август-сентябрьдә уздыру мөмкин булачак, дип саный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 10:52
ТӘРТИП ӨЧЕН «ИКЕЛЕ» КУЙСАЛАР, МӘКТӘП ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕ ЧАКЫРАЧАК
-
22 октября 2026 - 08:01
ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ
-
21 октября 2026 - 11:13
КОФЕИНЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР БАЛАЛАРНЫҢ ЙОКЫСЫНА ҺӘМ КӘЕФЕНӘ ЙОГЫНТЫ ЯСАРГА МӨМКИН
Нет комментариев