«BC ACADEMY» МӘКТӘБЕНДӘ «АКЫЛЛЫ УЕННАР УЙНЫЙБЫЗ» ПРОГРАММАСЫНЫНЫҢ БҮЛӘКЛӘҮ ТАНТАНАСЫ УЗДЫ
24 ноябрь көнне «BC Academy» халыкара мәктәбендә «Акыллы уеннар уйныйбыз, Туган телне саклыйбыз!» программасынының бүләкләү тантанасы узды.
Ачылыш тантасын мәктәп директоры Альбина Мөнир кызы Насырова башлап җибәрде, ул үзенең теләкләрен һәм көтеп алган нәтиҗәләр турында сөйләде. Шулай ук әлеге проект белән башка илләрдән, мәсәлән, Казахстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм АКШтан кызыксыну барлыгын искәртеп китте. Сәламләү сүзе белән ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Заһри кызы Закирова чыгыш ясады, ул әлеге проектның туган телне саклауда әһәмияте гаять зур икәнен әйтте:
– Бүгенге көндә “Акыллы уеннар” проекты дөнья күләмендә кызыксыну уятты. Безгә Америка, Казахстан, Канада татарлары яза: «Безгә дә шушы “Акыллы уеннар”ны җибәрә алмассызмы икән? Без дә татар телен өйрәтәбез, татар теленә кызыксыну уятасыбыз килә»,– диләр. Бу, әлбәттә, проектның актуальлеге турында сөйли. Бу балалар бакчаларында иң яраткан дәресләрнең берсе булачак. Без аны узебезнең мисалыбызда күрәбез.
– Бу проект балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрнең эшен җиңеләйтер, дип уйлыйм, чөнки монда мәктәпкә әзерлек өчен генә күпме мәгълүмат сыйган. Бу безнең өчен бик зур яңалык, бик зур ярдәм, – дип үз кичерешләре белән уртаклашты Биектау районы Яңа Ширмә «Йолдыз» балалар бакчасы җитәкчесе Ләйлә Мансур кызы.
Алсу Хәйруллина һәм Илнар Камаев әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 апреля 2025 - 12:12
TUBATAY BEATS ТӨРКЕМЕ БЕРЕНЧЕ АЛЬБОМЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
18 апреля 2025 - 11:53
КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫНДА ЯҢА СПЕКТАКЛЬ
-
18 апреля 2025 - 10:52
ТАТАРСТАНДА ЭШЛӘҮЧЕ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН «МОЛОТ» ПРОЕКТЫНЫҢ ТӨБӘК ЭТАБЫ ДӘВАМ ИТӘ
-
18 апреля 2025 - 10:46
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА XII ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев