Белми калма
Башкортстанда мәктәп укучысы пычак белән ташланган /видео/
Бүгенге иртә Башкортстан якларыннан куркыныч хәбәрләр белән башланып китте. Стәрлетамак шәһәрендә 9нчы сыйныф укучысы пычак белән укытучыларга ташланган, соңыннан исә мәктәпкә ут төрткән! Бу хакта ufa1.ru сайты хәбәр итә.
Вакыйга болай булган: психик тайпылышлары күзәтелгән Антон Таһиров исемле 9нчы сыйныф укучысы дәрескә кермичә коридорда утырган. Информатика укытучысы аны мәҗбүриләп сыйныфка алып керә. Шул вакыт укучы пычак белән сыйныфташ кызының кулын җәрәхәтли, аннары укытучыга ташлана. Паника башлангач, Антон сыйныфта бензин сибеп ут төртә (кул астында бензин булуы сездә шик уятмыймы?), һәм үз-үзенә кул салырга тырыша. Тагын бер кыз исә куркудан тәрәзәдән урамга сикерергә җыенганда аны сыйныфташлары туктатып кала.
Әлеге вакыйгада ике кыз, информатика укытучысы (Стәрлетамакта “Ел укытучысы-2017” Екатерина Першина) һәм җинаять кылган егет үзе җәрәхәт алалар. Әлеге мизгелләрдә мәктәптә эвакуация башкарылган, җәрәхәт алучылар хастаханәгә озатылган.
https://youtu.be/q4a-c8jBx2Y
Кызганыч, мәктәпләрдә укучыларның корал белән кешеләргә ташланулары турында хәбәрләр ешрак ишетелә башлады. Әлеге проблеманы ачыкларга тырышып язма әзерлибез. “Ялкын” сайтын күзәтеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 апреля 2025 - 12:12
TUBATAY BEATS ТӨРКЕМЕ БЕРЕНЧЕ АЛЬБОМЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
18 апреля 2025 - 11:53
КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫНДА ЯҢА СПЕКТАКЛЬ
-
18 апреля 2025 - 10:52
ТАТАРСТАНДА ЭШЛӘҮЧЕ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН «МОЛОТ» ПРОЕКТЫНЫҢ ТӨБӘК ЭТАБЫ ДӘВАМ ИТӘ
-
18 апреля 2025 - 10:46
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА XII ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев