Белми калма
БАЛЫК ТОТКАН ӨЧЕН - 1,6 МИЛЛИОН СУМ!
8-10 август көннәрендә Татарстанның Лаеш районында көймәдә спиннинг белән балык тоту турниры - «Тоталь спиннинг» узачак. Турнирда җиңүче 1,6 млн сум акча һәм көймә белән бүләкләнәчәк. Бу турыда ТАТМЕДИАда узган конференциядә фикер алыштылар.
«Быел турнирның приз фонды 3,5 млн сумнан гыйбарәт. Бу – акчалата бүләкләр һәм башка призлар. Төп приз исә - моторсыз 1 миллион сумлык балык тоту көймәсе. Җиңүче шулай ук 1,6 млн сумнан артык акча алачак», — дип хәбәр итте ярышларны оештыру комитеты рәисе Роман Маслов.
Турнир Лаеш районындагы «Бережок» ял базасында Куйбышев сусаклагычы акваториясендә узачак. Турнирда теләге булган һәркем катнаша ала.
Конференциядә ТАТМЕДИА акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин да катнашты. Ул оста балыкчы буларак та билгеле. Журналистлар Андрей Владмировичтан аның балык тоту белән бәйле яшерен йолалары турында кызыксынды. Җитәкче исә бу сорауга: «Һәр балыкчының ниндидер үзенә генә хас йолалары, талисманнары бар һәм бу сер булып калырга тиеш. Ә киемгә килгәндә, «тоталь спиннинг» бүләк иткән логотиплы футболканы гел киеп йөрим, бәлки ул да бәхет китерәдер», — дип җавап бирде.

Айсылу ХАФИЗОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 августа 2026 - 08:39
АБИТУРИЕНТЛАРГА УКУ КРЕДИТЫН ВУЗГА КАБУЛ ИТЕЛГӘНЧЕ ҮК БИРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
25 августа 2026 - 15:59
ДИДЖЕЙ-СЕТ, ПОДКАСТ СТУДИЯСЕ ҺӘМ СВОП-МАРКЕТ: КАЗАНДА «СИН» КОНТЕНТ-ВЕЧЕРИНКАСЫ УЗАЧАК
-
25 августа 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
-
24 августа 2026 - 14:32
«ТАТАР КЫЗЫ» ХАЛЫКАРА БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ ТӨРЕКМӘНСТАНДА УЗАЧАК
Нет комментариев