Белми калма
Баласына прививка ясатмаучыларга “больничный” түләнмәскә мөмкин?
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы балаларына вакцина кадатмаучыларга каршы тиешле чара күрү мөмкинлеген хәл итә. Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова әйтүенчә, баласы авырган ата-аналарга министрлыкта “больничный” түләүне үзгәртергә тәкъдим итәләр. Бу хакта РБК-Татарстан хәбәр итә.
Баласы авырып, вакытлыча эшли алмаган очракта, әлеге чара ата-аналарга йогынты ясарга мөмкин.
“Без ата-аналарга турыдын-туры тәэсир итә алмыйбыз. Әмма, Социаль иминиятләштерү фонды белән килешеп, ниндидер, аерым алганда матди яктан йогынты ясау механизмын уйлаячакбыз”, - ди Скворцова.
Бу очракта ул "ата-аналар гаебе белән бала авырган очракта, вакытлыча эшли алмаган өчен түләү башкаларныкыннан аерылырга тиеш", дигәнне күзаллавын җиткерә.
Ведомство җитәкчесе әйтүенчә, башка бер генә илдә дә вакцина сыйфатын Россиядә тикшергән кадәр тикшермиләр. “Без вакцинаны барлык балаларга кадыйбыз, һәм шул рәвешле тулы бер буынның авыруларга каршы тору сәләтен ныгытабыз, - дип аңлата министр. – Привика ясаганнан соң ниндидер тискәре күренешләр бик сирәк күзәтелә”.
//tatar-inform.tatar//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев