БАЛАЛАР ТЕАТРАЛЬ КОЛЛЕКТИВЛАРЫ КАЙДА ҖЫЕЛАЧАК?
«Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр коллективлары фестиваленең VI сезонына гаризалар кабул ителә башлады.
Фестивальдә Идел буе федераль округы төбәкләреннән балалар (6-17 яшькә кадәр), яшьләр (18-35 яшькә кадәр) театраль коллективлары катнаша ала. Бәйге 3 этаптан торачак: төбәк, округ һәм финал.
Төбәк этабы 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Монда чыгышлар онлайн каралачак һәм иң әйбәт дигәннәре оффлайн да күрсәтеләчәк. Округ этабы 2025 елның гыйнварь-февраль аена планлаштырылган. Финалда бәйге лауреатлары исемнәре киләсе елның 27 марты, Бөтендөнья театр көнендә, игълан ителәчәк. Фестивальнең ябылу тантанасы, шулай ук финалга чыккан коллективларның куелышы телевидение һәм интернет аша трансляцияләнәчәк. Төрле номинацияләрдә бүләкләү булачак.
ТР мәдәният министры урынбасары Данил Натфуллин:
«Фестиваль барлык төбәкләрнең театр җәмәгатьчелеген берләштерә һәм округның иң масштаблы театр проекты булып тора. Проект яшьләр театр сәнгатен популярлаштыруга һәм яшьләрнең мәдәни дөньяга карашын киңәйтүгә, коллективларны үстерүгә, театр традицияләрен саклауга юнәлдерелгән», – дип белдерде.
Соңгы өч елда фестивальдә 20 мең кеше катнашкан. Биш ел эчендә - 60 меңгә якын. ТР мәдәният министры урынбасары әйтүенчә, узган елда Татарстан җибәрелгән гаризалар саны буенча лидер булган. Фестивальнең финалы моңарчы Ижевскийда үткән, соңгы ике елда – Пермьдә. «Казанда да финал булырга мөмкинме?» дигән сорауга Данил Натфуллин:
«Әлегә моның өчен Казаныбызда площадкалар юк, әмма киләчәктә бу безнең өчен бер зур максат булып тора», – дип җавап бирде.
Фестивальдә төрле дәрәҗәдәге, төрле масштабтагы театраль коллективлар да булырга мөмкин бит. Кайсылары зур шәһәрләрдән, кайсыларының костюм-декорация ягы какшый, кайсыларында катнашучы балалар саны әз булырга мөмкин. Ничек аларны янәшә куеп бәяләп була соң? Бу хакта «Апуш» балалар театраль студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова фикерен әйтте:
«Нинди генә студия, шәһәр, коллектив булса да, беренче урынга сәләт дигән әйбер чыга. Әлбәттә, масштаб, техник яклар да мөһим, әмма да ләкин балаларның осталыгы, сәләте иң беренче күзгә ташлана, һәм шул яктан бәяләнә дә. Гади, минимализм стилендә дә менә дигән «шикарный» спектакль куеп чыгып була. Моның өчен кадрлар тәрбияләргә кирәк. Җитәкчеләр – мөһим звено».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев