БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА БЕЗГӘ ИҢ ЗАРАРЛЫ БОТКАНЫ АШАТАЛАР?!
Күптән түгел табиб-диетолог Елена Соломатина манный боткасын сәламәтлек өчен иң зарарлы ярма дип атады, чөнки аның гликемик индексы югары һәәәм...
Белгеч сүзләренчә, югары гликемик индекстан тыш, манный боткасы югары калориягә ия. Шулай ук анда башка бөртеклеләр составында була торган клетчатка матдәсе бөтенләй юк. Диетолог кисәткәнчә, манный боткасын ашау кандагы глюкозаның кискен сикерүенә һәм артык авырлыкка китерә, шулай ук әлеге ярма шикәр диабеты үсешенә сәбәпче булып торырга да мөмкин.
Соломатина манныйны ак он һәм шикәр белән чагыштыра. Алар организмга бернинди туклыклы матдә дә бирми, бары тик тәүлеклек калорияне арттыра һәм кыска вакыт аралыгында энергия белән тәэмин итә, дип искәртә белгеч. Шуңа күрә дә табиб-диетолог рационга башка, файдалырак боткалар кертеп җибәрергә киңәш итә. Сәламәт булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 июня 2026 - 10:22
КАЗАННЫҢ 8 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫСЫ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ ҖЫЕЛАЧАК
-
22 июня 2026 - 16:47
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА – «ТУГАН БАТЫР» ПРЕМЬЕРАСЫ
-
19 июня 2026 - 16:24
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫН ВЛАДИМИР ДАЛЬ ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАНГАН АКЦИЯДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
18 июня 2026 - 11:42
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН ЭЗТАБАР ОТРЯДЛАРЫНЫҢ ОКРУГ СЛЕТЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
Нет комментариев