Белми калма
«БАЛАЧАК – УЙНАР ЧАК» КҮРГӘЗМӘСЕ - ДРКБда (ФОТО)
Бүген Республика балалар клиник хастаханәсендә “Балачак – уйнар чак” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Чарада “ТАТМЕДИА” генераль директоры Андрей Кузьмин да катнашты.
Күргәзмәдә тәкъдим итү өчен “Сабантуй”, “Ялкын” һәм “Салават күпере” журналлары битләрендә басылып чыккан иң яхшы фотолар сайлап алынган. Анда Владимир Васильев, Анна Арахамия, Илназ Мөхәрләмов, Ринат Нәҗметдиновның иҗат җимешләрен күрергә мөмкин. Фотоларда төрле өлкәләрдә уңышларга ирешкән малайлар һәм кызлар сурәтләнгән.
– Бу – безнең журналларда эшләүче фотографларның эшләре. Без әлеге фотолар һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга тиеш дигән фикергә килдек, чөнки ул бик якты күргәзмә. Шуңа күрә аны республика хастаханәсенә бүләк итәргә булдык, - дип ассызыклады Андрей Кузьмин.
Шулай ук биредә хастаханәнең нәни пациентларына «Сабантуй», «Ялкын» һәм “Салават күпере” журналларына подписка бүләк иттеләр. ДРКБ баш табибы Айрат Зиятдинов сүзләренчә, ул балаларның көнкүрешен төрлеләндерергә һәм авырулары турында бераз булса да онытып торырга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев