БӘЙРӘМ БЕЛӘН, ТАКСИСТЛАР!
22 март Халыкара таксистлар көне! Бу көнне такси йөртүчеләр генә түгел, аларның диспетчерлары да, такси хезмәтендә эшләүче техник хезмәткәрләр дә бәйрәм итә. Чын күңелдән тәбрик итәбез! Юллар имин булсын һәм сезгә бары тик шатлык-сөенеч кенә китерсен!
Без дә читтә калмыйк, такси хезмәтен кулланучылар буларак, такси турында кызыклы фактлар белән танышыйк:
• Такси сүзе французларның «такс» сүзеннән ясалган, ягъни «түләү» дигәнне аңлата.
• Россиядә беренче таксистлар 1907 елда күренә башлаган, 1912 елда Мәскәүдә 230 такси машинасы йөргән.
• Лондонда такси машиналарының төсе кара, Германиядә – көрән, Тайландта – ал төстә, Сингапурда – ачык зәңгәр.
• Дөньяда иң зур таксомотор паркы Мехикода урнашкан, биредә 60 мең такси машинасы бар!
• Вьетнамда таксиның иң экологик төре дә бар икән – филгә утыртып йөрү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев