АЙДАР СӘЛИМГӘРӘЕВ ЖУРНАЛИСТЛАРНЫ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МАТБУГАТ КӨНЕ БЕЛӘН КОТЛАДЫ
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев журналистларны, полиграфистларны, нәшриятләрдә хезмәт куючыларны һәм әлеге өлкә ветераннарын Татарстан Республикасы Матбугат көне белән тәбрикләде.
Айдар Сәлимгәрәев сүзләренчә, бүген, ил һәм республика өчен катлаулы чорда журналист хезмәте алгы планга чыга, ә массакүләм мәгълүмат чаралары – хәзерге санитар-эпидемиологик хәл турында төгәл, дөрес мәгълүмат җиткерүнең төп каналы.
– Сезнең хезмәт һәм һөнәри осталык зур әһәмияткә ия — үз материалларыгыз белән сез республикабызның бердәмлегенә һәм үсешенә зур өлеш кертәсез. Массакүләм мәгълүмат чаралары — хакимият һәм җәмгыять арасында диалогның нәтиҗәле мәйданчыгы ул. Киләчәктә дә халыкка тормышның барлык өлкәләрендә барган процесслар турында оператив һәм дөрес мәгълүмат бирү мөһим.
Республика медиаөлкәсендә һәрвакыт иҗади, талантлы, битараф булмаган, җаваплы кешеләр эшләп килде. Безнең журналистларны югары профессиональлек, яраткан эшенә тугрылык, газиз Татарстаныбыз һәм тулаем ил язмышына битараф булмаган мөнәсәбәт аерып тора. Бу сыйфатлар киләчәктә дә сезнең көндәлек эшегезнең нигезе булыр дип ышанам, – дип белдерде Айдар Сәлимгәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 февраля 2026 - 10:08
ТАТАРСТАН – «ЯШЕЛ ЗАЧЁТ» БӨТЕНРОССИЯ КОНКУРСЫНЫҢ ИҢ АКТИВ КАТНАШУЧЫЛАРЫНЫҢ БЕРСЕ
-
12 февраля 2026 - 09:05
ЯЛКЫНЛЫ ФАТИРНИК: МӘХӘББӘТСЕЗ ЯШӘҮ ЯРАМЫЙ!
-
11 февраля 2026 - 15:33
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕ
-
10 февраля 2026 - 09:31
ТАТАРСТАНДА 9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ГИА КАГЫЙДӘЛӘРЕ ҮЗГӘРӘ
Нет комментариев