АВИАЦИЯ БЕЛӘН МАВЫГУЧЫ ЕГЕТ ҺӘМ КЫЗЛАРНЫ ОЛИМПИАДАДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
1 октябрьдән авиация һәм һавада очу тарихы буенча А.Ф. Можайский исемендәге егерменче Халыкара олимпиадада катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Олимпиаданы уздыруның төп максаты – авиатөзелеш тармагын популярлаштыру, авиатөзелеш берләшмәсенең киләчәген формалаштыру һәм әлеге һөнәри берләшмәдә яшүсмерләрне социальләштерү.
Олимпиадада 12дән 18 яшькәчә егетләр һәм кызлар катнаша ала. Гаризалар ел саен 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр кабул ителә. Олимпиада ике турда үткәрелә: беренче тур – читтән торып, икенче тур – Яшьләр симпозиумы рәвешендә.
Уку елы дәвамында авиация белән мавыгучы егетләр һәм кызлар тест уза һәм үз эшләрен олимпиадыolymp.as-club.ru сайтында бастыра. Аннан соң профессионаллар, шулай ук яшьтәшләре аларга бәяләмә бирә.
Олимпиадага әзерлек вакытында теркәлгән барлык катнашучыларга да өстәмә дистанцион белем бирү курслары тәкъдим ителә. Беренче тур җиңүчеләре сертификатлар ала һәм икенче турда катнашырга чакырыла. Икенче тур – Яшьләр симпозиумы, анда катнашучылар халык алдында чыгыш ясый. Симпозиумда беренче, икенче һәм өченче урын алучылар олимпиада җиңүчеләре дип санала. Икенче турга йомгак ясау, катнашучыларның чыгышы, жюри эше, егерменче олимпиада җиңүчеләрен билгеләү Мәскәүдә 2023 елның апрелендә үткәреләчәк. Олимпиада турында тулырак мәгълүмат olymp.as-club.ru сайтында бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 июля 2026 - 13:06
9 НЧЫ СЫЙНЫФТАН СОҢ КӨЛЛИЯТКӘМЕ, ӘЛЛӘ 10 НЧЫ СЫЙНЫФМЫ?
-
24 июля 2026 - 14:05
ЯМПОЛЬСКАЯ: «УКУЧЫ ФИКЕРЕН ТЕЛДӘН ДӘ АҢЛАТА БЕЛЕРГӘ ТИЕШ»
-
23 июля 2026 - 13:15
ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫНА ГАРИЗАНЫ 25 ИЮЛЬГӘ КАДӘР БИРЕРГӘ МӨМКИН
-
23 июля 2026 - 13:12
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН «РОССИЯ – УЛ...» БӨТЕНРОССИЯ АКЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРАЛАР
Нет комментариев