ҺАВА ТОРЫШЫНА БӘЙЛЕ 2 ГЕНӘ СЫНАМЫШКА ЫШАНЫРГА ЯРЫЙ!
Россия Гидрометеорология үзәге һава торышы белән бәйле барлык сынамышларны тикшергән һәм шундый нәтиҗәгә килгән.
Россия Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Роман Вильфан хәбәр итүенчә, беренче шундый сынамыш – кояш белән бәйле. Әгәр дә кояш баткан вакытта кызыл төстә булып, офыкны да шушы төскә “буяса”, димәк, киләсе көн матур, аяз булачак. Әгәр дә инде кояш ак төстә булса, һава торышы бозыла, яңгыр явуы ихтимал.
Кояшның төсе һава массаларын аерып торучы фронталь сызык булу-булмауга бәйле, - дип аңлаткан галим.
Тагын бер дөреслеккә туры килә торган сынамыш кошлар белән бәйле. Әгәр дә карлыгачлар һәм башка кошлар түбән очалар икән, димәк чыннан да яңгыр явачак. Моңа шулай ук фәнни аңлатма бар. Һава артык дымлы булган очракта чебен-черкиләрнең канатлары юешләнә. Шуңа күрә карлыгачларга ашау өчен биеклекләрен киметергә туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 июля 2026 - 14:28
КАЗАНДА «БЕЗНЕҢ УРАМ МУЗЫКАСЫ» ҖӘЙГЕ КОНЦЕРТЫ УЗАЧАК
-
13 июля 2026 - 13:03
ТАТАРСТАН ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ БДИДА 460 ЙӨЗ БАЛЛЫ НӘТИҖӘ КҮРСӘТКӘН
-
13 июля 2026 - 11:31
ТАТАРСТАНДА БДИНЫҢ БАРЛЫК ФӘННӘР БУЕНЧА УРТАЧА БАЛЛЫ РОССИЯ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕННӘН ЮГАРЫРАК
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
Нет комментариев