АТА-АНАЛАРНЫҢ КҮПМЕСЕ БАЛАЛАРЫНА РЕПЕТИТОР ЯЛЛЫЙ?
Әнә шул сорауга җавап табу өчен махсус тикшеренү уздырганнар. Нәтиҗәләр нинди?
Нәтиҗәләр
Россиядәге ата-аналарның 25%тан артыгы мәктәптә укучы балалары өчен репетитор яллый икән. 43% ата-ана мәктәптәге өстәмә түгәрәкләр өчен акча түли.
Мониторинг күрсәтүенчә, соңгы 10 елда ата-аналарның балаларының белем алуына игътибары арткан.
70%тан артык катнашучы балаларына мәктәпне бик озаклап, яхшылап сайлауларын әйткән. Алар укытучылар белән һәрдами элемтәдә тора, балаларына өй эшләрен хәзерләргә булыша икән.
Төрле яшьтәге ата-ананың фикере дә төрле
Респондентларны 3 төркемгә бүлеп караганнар:
– санлы буын (цифровое поколение) – 23-29 яшь;
– миллениаллар 31-36 яшь;
– реформа буыны (реформенное поколение) – 41-46 яшь.
Шушы өч буынның балаларның мәктәпкәчә белем алуына карата фикере бигрәк тә нык аерылуы ачыкланган. 30 яшькә кадәрге яшь ата-аналар балаларының мәктәпкәчә белем алуы бик мөһим, дип саный һәм моңа аеруча зур игътибар бирә икән.
«Z буыны» вәкилләренең 34% әйтүенчә, аларның укулары белән ата-аналары башлангычта да, урта сыйныфларда да, югары сыйныфларда да кызыксынган. Ә менә миллениаллар һәм реформа буыны арасында мондыйлар 27,8% һәм 24,9%ны гына тәшкил иткән.
Тагын нәрсәләр ачыкланган?
20 һәм аннан бераз өстәрәк яшьтәге ата-аналар балаларының өстәмә белем алуына үзләреннән өлкәнрәкләргә караган күбрәк игътибар бирүе ачыкланган. Алар үзләре дә (59%ы) 10-11 сыйныфларда укыганда өстәмә белем аллган, түгәрәкләргә йөргән. Миллениаллар арасында андыйларның саны 10%ка, ә реформа буыны арасында алар 6% ка кимрәк икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 июля 2026 - 13:15
ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫНА ГАРИЗАНЫ 25 ИЮЛЬГӘ КАДӘР БИРЕРГӘ МӨМКИН
-
23 июля 2026 - 13:12
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН «РОССИЯ – УЛ...» БӨТЕНРОССИЯ АКЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРАЛАР
-
22 июля 2026 - 16:14
«ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ» ТӘМАМ
-
21 июля 2026 - 13:59
«ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ» ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
Нет комментариев