Логотип Идель
Белми калма

«АСЫЛТАШ» БӘЙГЕСЕНДӘ КЕМ ҖИҢГӘН?

Казан шәһәренең 4 нче гимназия-интернатында быел бишенче тапкыр «Асылташ» төбәкара кызлар бәйгесе узды. Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, ул җыр-биюгә һәм шоу күрсәтүгә корылмаган. Аның асылы — киләчәкнең зыялы хатын-кызларын барлау. Үз халкының гореф-гадәтләрен, тарихын, телен, әдәбиятын тирән аңлый һәм белә торган кызлар бәйгесе ул «Асылташ»!

Быел бәйгегә Самара шәһәре, Нижгар һәм Төмән өлкәләреннән дә килгәннәр иде. Бәйгедә катнашучы иң үзенчәлекле кызларның берсе – Самара шәһәре «Яктылык» мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Лазюк Елизавета булгандыр. Елизавета катнаш гаиләдә үссә дә (әнисе – татар, әтисе рус милләтеннән), бик матур итеп татарча сөйләшә. Татар биюен дә үзенчәлекле хәрәкәтләр кушып биеп күрсәтте ул. «Безнең өйдә барыбыз да татарча сөйләшә», – ди Елизавета.

Кызлар тарих, әдәбият, театр, сәнгать өлкәләренә караган сорауларга җавап бирделәр. Һәр катнашучы үзен милләтнең киләчәге, асылташы булырга хаклы икәнен исбатлап күрсәтте. Р. Зәйдулланың «Үлеп яратты» спектакле кайсы мәшһүр хатын-кыз казыйга багышланган? Казандагы иң зур мәчет кем исемен йөртә? Идел болгарлары ничәнче елда Ислам динен кабул иткән? Татарлар нинди алфавит төрләрен кулланган? Каршыда мәртәбәле жюри бәя биреп торганда, бу сорауларга тиз генә җавап биреп кара әле син! Әмма кызлар бирешмәде, югалып калмады. Әлбәттә, һәртөрле җыр-биюгә, кул осталыгын күрсәтүгә караганда белем җәүһәрләре белән көч сынашу күпкә авыррак. Әмма бу бәйгегә киләчәкнең асыл хатын-кызлары булырга лаеклы татар кызлары килә һәм җиңә!

Иң дулкынландыргычы – җиңүчеләрне билгеләү мизгеле. Менә алар:

Гран-при иясе – Казан шәһәре 18 нче «Галәм» гимназиясе укучысы Валеева ӘЛИМӘ Таһир кызы;

1 урын – Казан шәһәре «4 нче гимназия-интернаты» укучысы Шәфыйгуллина АДИЛӘ Фирдус кызы;

2 урын – Яр Чаллы шәһәренең 59 нчы номерлы «Адымнар-Чаллы» гимназиясе укучысы Сиразиева АЗИЛӘ Ренат кызы;

2 урын – Казан шәһәре 15 нче татар гимназиясе укучысы Низамова КАМИЛӘ Илшат кызы;

3 урын – Самара шәһәре «Яктылык» мәктәбе укучысы Лазюк ЕЛИЗАВЕТА Николай кызы;

3 урын – Бөгелмәдә районының М.Өнҗәл исемендәге лицей-интернаты укучысы Романова АЗАЛИЯ Сергей кызы;

3 урын – Казан шәһәренең А.Алиш исемендәге 20 нче татар гимназиясе укучысы Гыйниятуллина АЗАЛИЯ Ренат кызы.

Зиһен-гыйлемне нигез итеп алган «Асылташ» бәйгесе киләсе катнашучыларын көтеп кала.

Фотолар 4 нче интернат-гимназия архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев