«АСЫЛ» ТАТАР БАЛАЛАР ЛИДЕРЫ МӘКТӘБЕ УЗАЧАК
30 октябрь - 5 ноябрь көннәрендә «Волга» Яшьләр үзәгендә «Асыл» Татар балалар лидеры мәктәбе узачак. Быел ул 13 нче тапкыр оештырыла.
Чараның максаты – татар яшьләре оешмаларында һәм берләшмәләрендәге актив татар балаларын барлау, аларга ярдәм итү. Күпләп татарлар яши торган төбәкләрдә татар балалары белән эшләү өчен аерым үзәкләштерелгән тармак булдыру.
Бу елны татар балалар лидеры мәктәбенә Россия Федерациясенең 15тән артык төбәгеннән иҗтимагый, мәдәни тормышта катнашучы 100 активист килер дип көтелә.
Катнашучылар өчен программа нигезендә кызыклы һәм мәгълүмати лекцияләр, проектлар язу, ораторлык осталыгы буенча дәресләр, мастер-класслар, дебат уеннары, викториналар оештырылачак. Моннан тыш, смена дәвамында кызыклы шәхесләр белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр, тренинглар планлаштырыла.
Быел портфолия ясауга зур игътибар юнәлдереләчәк. Казанышларны теркәп бару балага алга таба үсешкә этәргеч бирә. Профессиональ фотолар ясар өчен фотограф киләчәк.
Сменаның йомгаклау чарасы булып проектларны яклау тора. Аларны чакырылган эксперт - “Татарстан - мөмкинлекләр территориясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Бобохонов Камолиддин Нуриддин углы бәяләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 сентября 2026 - 14:04
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫ ҺӘМ КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА ЧЕМПИОНАТТА ОСТАЛЫКЛАРЫН КҮРСӘТӘЧӘК
-
23 сентября 2026 - 11:38
ПЕДАГОГИК ВУЗЛАРГА КЕРҮЧЕЛӘР ӨЧЕН ПРОФИЛЬЛЕ БДИ КЕРТЕЛӘЧӘК
-
22 сентября 2026 - 15:52
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЧӘРШӘМБЕ КӨНЕН «ЯРТЫ ЯЛ КӨНЕ» ИТӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
22 сентября 2026 - 15:01
№189 ГИМНАЗИЯДӘ «АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ» СОВЕТЫ СОСТАВЫНА САЙЛАУЛАР УЗДЫ
Нет комментариев