АШЫГЫЧ ХӘБӘР! САБАНТУЙЛАР БУЛМЫЙ?
Башта Татарстанда Сабантуйлары 4 июльдә авылларда узачак, дигән карар кабул ителгән булса, бүген исә яңа мәгълүмат билгеле булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 4 июльдә Сабантуйларны онлайн уздыру турында Карар имзалаган.
Сабан туен онлайн уздыру карары коронавирус пандемиясе белән бәйле.
- Пандемия бераз чигенсә дә, ул әле һаман куркыныч тудыра. Шуңа быел Сабантуйнв онлайн уздырырга карар кылынды. Шулай итеп, татар халкы сабантуйны беренче тапкыр онлайн форматта уздырачак. Аны Татарстан халкы гына түгел, бөтен дөнья татарлары да карый алачак», — дип аңлаткан «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.
Сабантуйлар ТНВ телеканалы һәм «Болгар» радиосы аша трансляцияләнәчәк. Оештыру комитеты төзелгән, мәйданчыкларны, сценарийны әзерләү башланган, дип хәбәр итә «Татар-информ».
«Сабантуйларның барлык йолалары, гореф-гадәтләре сакланачак — җыр-бию дә, көрәш тә, ат чабышлары, кыр батырларын данлау да булачак», дип ышандыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 июля 2026 - 08:03
БДИДА 300 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫСЫ КФУНЫ САЙЛАГАН
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
Нет комментариев