АШАЛА ТОРГАН ТАШБАКА, ЧАЛБАР ҺӘМ ТАРАК?
Америкада, Остин шәһәрендә яшәүче Натали Сайдсерф – гади кондитер гына түгел, ул – чын рәссам. Беренче карашка кызның тортлары бер дә тәм-томны хәтерләтми кебек. Натали әйтүенчә, гаҗәеп пешекчелек тарихы көтмәгәндә башланып китә. Дус кызы туган көненә дип, Наталидан гадәти булмаган торт ясавын сорый. Башында креатив идеяләре ташыган Натали моңа бик тиз ризалаша һәм озак та уйламый, үгезнең баш сөяген хәтерләтә торган торт пешерә. Иң гаҗәбе шул – Наталиның ул вакытта тәҗрибәсе бөтенләй булмый. Аңа Техас пекарнясында стажировка үтәргә туры килә. Ә 2012 елда яшь кондитер җирле камыр ризыклары бәйгесендә катнашып, җиңү яулый.
Наталиның тәм-томнары шулкадәр уңышлы ки, хәтта аның ире үзенең техник компаниясеннән китеп, аңа ярдәм итә башлый. Хәзер аларның «Sideserf Cake Studio» дип аталган үз тәм-том кибетләре бар.
Хәзерге вакытта Натали инстаграм челтәрендә менә шундый гаҗәеп һәм шаккаттыргыч эшләре белән үзенең язылучыларын сөендерә. Аның тортлары арасында ашала торган ташбака, тарак, яшелчәләр, хәтта киемнәр дә күреп була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 марта 2026 - 10:29
21 ЯШЬКӘ КАДӘР ФАСТФУД САТУНЫ ТЫЮ ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ
-
12 марта 2026 - 09:29
«БИЮ»: КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ДИДЖЕЙ-СЕТЛАР ЯЗДЫРАЧАК
-
11 марта 2026 - 11:24
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘР ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ ФЕДЕРАЛЬ ГРАНТЛАР ТУРЫНДА ТУРЫ ЭФИР УЗДЫРА
-
10 марта 2026 - 13:07
ТАТАРСТАН ВУЗЛАРЫНДА MAX КУШЫМТАСЫ АША СТУДЕНТНЫҢ ЦИФРЛЫ ID СИСТЕМАСЫ ЭШЛӘНӘЧӘК
Нет комментариев