Белми калма
Россия гаиләләрен яңа закон белән сөендерергә мөмкиннәр: күп балалы әтиләргә дә субсидия бирелү турында Иҗтимагый палата комиссиясе доклад әзерли.
Күп балалы әтиләр өчен әлеге субсидия "ана капиталы"на охшаш булачак. Биреләчәк сумма да тәңгәл булыр, дип көтелә. "Известия" басмасы хәбәр иткәнчә, бу субсидияне өченче бала тугач бирелү карала. Төп шартлар - бөтен балаларның да бер гаиләдә тәрбияләнүе һәм әти-әнинең рәсми рәвештә өйләнгән булуы. Тагын шунсы бар - "ата капиталы" әниләр алган түләүләрне юкка чыгармый, киресенчә, аңа өстәмә буларак барачак.
Әгәр дә бу планнар чынга аша калса да, субсидия барлык регионнарда бирелмәячәк. Ул иң беренчеләрдән булып Ерак Көнчыгыш, Калининград өлкәсе, Кырым һәм Севастополь әтиләренә эләгәячәк. Бу регионнар әлеге субсидияне түләү өчен пилот өлкәләр булып сайланган.
"Ана капиталы" кебек үк "Ата капиталы" да булачак

Ана капиталының күләме 2015 елдан бирле үзгәрми - 453 026 сумны тәшкил итә. Бу акчалар Россия гаиләләренә икенче һәм аннан соң туган балалар, уллыкка яки кызлыкка алынган балалар өчен бер тапкыр түләнелә. Ана капиталы тере акчалата бирелмәсә дә, әлеге сумманы тормыш шартларын яхшыртуга (ипотеканы да исәпкә алып), белем алу өчен түләүгә, әнинең киләчәктә пенсиясенең тупланган өлешенә өстәмә итеп кулланырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев