Белми калма
АЛТЫН МЕДАЛЬ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛАР АРТА? КҮПМЕГӘ? КАЙЧАН?
Дәүләт Советы алтын медаль өчен тапшырылган, БДИ нәтиҗәләренә өстәмә булып бара торган баллар санын арттырырга тәкъдим итә.
Әлеге закон проектында баллар санын аз дигәндә 11 итү турында сүз бара. Моны “Гадел Россия” (“Справедливая Россия”) партиясе депутатлары Игорь Ананских белән Николай Рыжак тәкъдим иткән.
Ананских әйтүенчә, алтын медальгә элеккеге дәрәҗәсен кайтарырга кирәк. Шулай ук ул университетларда бүгенге көндә алтын медаль өчен күп дигәндә 2-3 балл гына өстәүләрен дә искәртә. Авторлар фикеренчә, минималь балл закон нигезендә билгеләнеп, максималь баллны университет үзе куйса яхшы.
Бүгенге көндә университетлар БДИ нәтиҗәсенә күп дигәндә 10 балл гына куша ала. Шул сәбәпле, кабул итү комиссияләрендә бу санны бүләр: күпмедер өлеше медаль өчен булса, калганы башка уңыш һәм нәтиҗәләр өчен. Мисал өчен, МГУда алтын медаль өчен 5 өстәмә балл бирелә, тагын 5 балл ГТО түштамгасы өчен бирелә ала.
Ә яңа закон проектында алтын медаль өчен генә дә БДИ нәтиҗәләренә 11 (!) балл кушарга тәкъдим итәләр. Димәк, дуслар, укырга, укырга һәм тагын бер кат укырга! Шундый шәп мөмкинлек булганда, нишләп укымаска? 11 балл аяк астында аунап ятмый бит!?

Зилә САБИТОВА әзерләде
Тагын укырга:
АЛТЫН МЕДАЛЬ ӨЧЕН БДИда ӨСТӘМӘ 11 БАЛЛ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 мая 2024 - 19:58
МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА ТЫҢЛЫЙК: КАЗАН ТЮЗЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
15 мая 2024 - 13:08
КАЗАНДА «ТАТАР КЫЗЧЫГЫ, ТАТАР МАЛАЕ-2024» БӘЙГЕСЕ ГӨРЛӘДЕ
-
12 мая 2024 - 10:44
«РЕСПА»: ТАТАРСТАНДА ШАЯННАР ҺӘМ ТАПКЫРЛАР ЛИГАСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ФЕСТИВАЛЕ ГӨРЛӘДЕ
-
8 мая 2024 - 11:51
«АЛМАЧУАР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗЫЛГАН ПЬЕСАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА
Нет комментариев