«АЛТЫН КАЛӘМ»дә КАТНАШ ҺӘМ КФУда БУШЛАЙ УКЫ!
«Алтын каләм»дә катнаш һәм КФУда бушлай укы!
2021 елның 23 июленнән 27 июленә кадәр «Волга» яшьләр үзәге базасында «Алтын каләм» — «Золотое перо» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының XXVI Республика фестивале узачак. Фестивальне Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы, «Академия творческой молодежи» төбәк иҗтимагый оешмасы, «ТАТМЕДИА» агентлыгы, Казан федераль университеты, Татарстан Журналистлар берлеге, «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, Татарстанның Яшьләр хөкүмәте оештыра.
Фестивальнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «Алтын каләм» — «Золотое перо»да катнашу өчен гаризалар кабул итү 23 июньнән 15 июльгә кадәр дәвам итә. Катнашучыларны сайлап алу ике этапта бара.
Беренче этапта портфолио әзерләү һәм https://forms.gle/rAQgKwzfRTq22jaQA сылтамасы буенча гариза тутыру шарт.
Икенче этап — махсус кушымтада бирем үтәү (бирем шартлары ВКонтактедагы төркемдә урнаштырылачак). Финалга узган катнашучылар исемлеге 17-20 июль аралыгында билгеле булачак.
Быел фестиваль 8 юнәлеш буенча эш алып барачак: басма матбугат (татар һәм рус телләрендә), телевидение, видеоблогинг, радио, подкаст, дизайн һәм версткалау, SMM.
Традиция буенча фестивальнең төп җиңүчеләре — Гран-при ияләре — Татарстан Республикасы бюджетыннан Президент Рөстәм Миңнеханов карары белән бүлеп бирелгән грант акчасына «Журналистика» яисә «Телевизион журналистика» белгечлеге буенча (рус һәм татар телләрендә) КФУда уку мөмкинлеге алачак. Моннан тыш, һәр катнашучының республика басмаларында һәм яшьләр оешмалары матбугат хезмәтләрендә, муниципаль берәмлекләрнең хакимият органнарында стажировка алу мөмкинлеге булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 августа 2026 - 11:17
1 СЕНТЯБРЬДӘН МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕС ВАКЫТЫНДА СМАРТФОН КУЛЛАНУ ТЫЕЛА
-
26 августа 2026 - 08:39
АБИТУРИЕНТЛАРГА УКУ КРЕДИТЫН ВУЗГА КАБУЛ ИТЕЛГӘНЧЕ ҮК БИРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
25 августа 2026 - 15:59
ДИДЖЕЙ-СЕТ, ПОДКАСТ СТУДИЯСЕ ҺӘМ СВОП-МАРКЕТ: КАЗАНДА «СИН» КОНТЕНТ-ВЕЧЕРИНКАСЫ УЗАЧАК
-
25 августа 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
Нет комментариев