ALMET MUSIC LAB ИҖАДИ-ОТЧЁТ КОНЦЕРТЫНА ЧАКЫРА
19 мартта «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә (Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 69А йорт) Almet Music Lab музыкаль лабораториясенең отчет концерты узачак.
Бер атна дәвамында лаборатория катнашучылары өчен төрле төрки коралларда уйнау нигезләре буенча остаханәләр узды. Энтузиастларга яңа әсәрләр тудыру өчен Төрки музыкаль уен кораллары күргәзмәсенең коллекциясен куллану мөмкинлеге бирелде (кыллы, тынлы агачлы, перкуссияле кораллар). Иҗат ителгән материалларны «караламадан» «акламага» күчерү өчен чын юрта (Идел буе Болгарының торагына аутентик реплика) эчендә мобиль тавыш яздыру студиясе корылды. Казан музыкантлары, күргәзмә эшчеләре һәм Әлмәт музыка колледжы студентлары эшчәнлегенең уртак нәтиҗәсе булып төрле төрки жанрларга караган һәм бүгенге көн шигъриятенең актуаль темаларын колачлаган бәет, мөнәҗәт, озын көй, такмаклар туды.
Иҗади-отчет концертына килүче тамашачылар беренчеләрдән булып уникаль материал — Идел буе борынгы музыка сәнгате һәм аның заманча интерпретациясе синтезын ишетә алачаклар. Алга таба бу материал Интернет киңлекләренә, музыкаль платформаларга да чыгарылачак. Концертның махсус кунагы — Татарстанның атказанган артисткасы, «Голос» проектының финалисты — Эльмира Кәлимуллина. Чара 18 сәгатьтә башлана.
Концертка теркәлү өчен сылтама.
Концерттан видео-трансляция сылтамасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Нет комментариев