АЛИЯ МОСТАФИНА ӨЧЕН БДИНЫ БАШКА КЕШЕ ТАПШЫРГАН?
Спорт гимнастикасы буенча Олимпия чемпионы Алия Мостафина өчен Бердәм дәүләт имтиханын башка кеше тапшырган булырга мөмкин. TJ порталы шундый фараз белдерде.
Әлеге фараз юктан гына тумаган, билгеле. Эш шунда: әлеге портал мәктәп укучыларыннан БДИ тапшыру белән бәйле кызыклы вакыйгалар турында сораштырган һәм бер кыз үзенең бер спортчы өчен сынау тотуын җиткергән. “2012 елда танылган спортчы кыз өчен БДИ тапшырдым. Соңрак ул Олимпия чемпионы булып танылды. Ә имтихан вакытында әллә имгәнгән, әллә күнегүләр уздыру өчен җыенга киткән иде шунда”, – дигән әлеге кыз.
TJ порталы имтихан тапшыру елында 16-18 яшьтә булган һәм соңрак Олимпия чемпионы исеме яулаган спортчыларны барлаган. Барлыгы 14 кандидат килеп чыккан. Тапшырылган өстәмә фән – биология буенча имтиханнан “качкан” спортчы дип Алия Мостафина табылган.
Сүз уңаеннан, 24 яшьлек Алия Мостафина – Россия тарихында иң титуллы гимнастларның берсе. Аның исәбендә Олимпиадада яуланган 2 алтын, 2 көмеш һәм 3 бронза медаль бар. 2016 елда бобслейчы Алексей Зайцевка кияүгә чыкты, 2017дә кызлары Алиса туды һәм 2018дә аерылыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 мая 2026 - 12:57
КАЗАНДА УЗАЧАК VK FESTТА КЛАВА КОКА ҺӘМ ДИМА МАСЛЕННИКОВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
7 мая 2026 - 11:58
«КИНО ГРАМОТАЛЫЛЫГЫ ДӘРЕСЛӘРЕ» РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ТӘРБИЯ ЭШЕНЕҢ БЕР ӨЛЕШЕ БУЛАЧАК
-
6 мая 2026 - 10:43
«ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКА ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ФИНАЛ ЭТАБЫ СТАРТ АЛДЫ
-
5 мая 2026 - 10:18
КАЗАННЫҢ ЯШҮСМЕРЛӘР КЛУБЛАРЫНДА ҖИҢҮ КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН БУШЛАЙ МАСТЕР-КЛАССЛАР УЗАЧАК
Нет комментариев