«АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ»ндә ЯҢА ЮНӘЛЕШ БАРЛЫККА КИЛӘ
«Алдынгылар хәрәкәте» кысасында «Алдынгылар советы» дип аталган яңа хәрәкәт барлыкка киләчәк. Бу балалар өчен яңа үзидарә органы булыр дип көтелә. Яңа оешма турында «Алдынгылар хәрәкәте»нең төбәктәге җитәкчесе, Татарстан Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов сөйләде.
Беренчел бүлекчәләр дәрәҗәсендә «совет»лар инде оеша башлаган. Хәзер алар Татарстанның 42 көллияте һәм 929 мәктәбендә бар.
Тимур Сөләйманов аңлатканча, бу оешмага кергән балалар үзләренең идеяләрен тәкъдим итә ала:
– Алар мәктәпнең таянычына әвереләчәк. Үзләре үк фестиваль, бәйге, төрле чаралар оештырачак. Бу балалар үз ишләренең мәнфәгатьләрен тәкъдим итәчәк.
Искәртеп узарга кирәк, 2 декабрьдә Татарстанның барлык мәктәпләрендә һәм колледжларында төбәк дәрәҗәсендә яңа балалар үзидарәсе органына тавыш бирүнең бердәм көне узачак. Кандидатлар өлкәннәр сайлауларының тулы моделе буенча сайланачак, биредә бөтен республикадан балалар һәм яшүсмерләр катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 октября 2026 - 11:24
РАКЕТА КУРКЫНЫЧЫ БУЛГАНДА УКУЧЫЛАР НИШЛӘРГӘ ТИЕШ?
-
15 октября 2026 - 11:31
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА РОССИЯ ХАЛЫКЛАРЫ ӘДӘБИЯТЫ ӘСӘРЛӘРЕ КЕРТЕЛӘЧӘК
-
14 октября 2026 - 11:42
ВУЗГА ИМТИХАНСЫЗ КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ КАЛЫРГА МӨМКИН
-
14 октября 2026 - 11:38
2027 ЕЛДАН ЮГАРЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЙӨКЛӘНЕШЕ КИМИЯЧӘК
Нет комментариев