АЛДАНГАН ӨЛЕШЧЕЛӘР ФАТИРЛЫ БУЛАЧАК
Татарстанда бүген 2 меңгә якын алданган өлешче бар, шул ук вакытта аларның 80% 2021 елның өченче кварталы ахырына торак алачак. Бу хакта 26 июль көнне матбугат конференциясендә Татарстанда өлешләп төзелештә катнашучыларга ярдәм фондының башкарма директоры Иван Новиков сөйләде.
Конференциядә «Свей» компаниясе тарафыннан алданган өлешчеләрдән компенсация рәвешендәге фатирларга гаризалар кабул ителүе дә искәртелде.
«Хәзер безгә зыян күрүчеләр реестрын булдырырга кирәк. 3 һәм 6нчы йортны өлешләп төзүдә катнашучылардан компенсация фатирына гаризалар кабул ителәчәк. Аларны 1 августтан 15 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. Өлешчегә ничек уңайлы, заявкасын шулай бирсен.
Кемгә нинди фатир эләгәчәген ачык жирәбә белән гадел итеп, туры эфирда билгеләячәкбез», — диде Иван Новиков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
1 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА 183 МЕҢ УКУЧЫ ЯҢА УКУ ЕЛЫН БАШЛАДЫ
-
31 августа 2026 - 15:44
КАЗАН ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫНДА ЯШЬ ЖУРНАЛИСТЛАР СТАЖИРОВКА УЗА
-
31 августа 2026 - 15:44
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕ РӘИСКӘ ҮЗ СОРАУЛАРЫН БИРӘ АЛАЧАК
-
31 августа 2026 - 10:20
МӘКТӘПЛӘРДӘ ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ОЧРАШУЛАРЫН 1 СЕНТЯБРЬДӘ ҮТКӘРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев