Логотип Идель
Белми калма

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентларын яхшы стипендия һәм эш урыннары көтә

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының алдынгы студентларын яңа уку елында “АК БАРС Девелопмент” компаниясеннән яхшы стипендияләр көтә. Компания шулай ук югары уку йорты чыгарылышларын уңышлы карьера төзердәй эш урыны белән тәэмин итәчәк. Бу хакта Татарстанның иң өлкән төзелеш югары уку йортының тантаналы линейкасында “АК БАРС Инжиниринг” ҖЧҖ директоры Илья Лекарев хәбәр итте.

“АК БАРС Девелопмент” компанияләр төркеме – төзелеш университетының күптәнге ышанычлы партнеры. Узган уку елында, әйтик, без уку йорты белән белем бирү һәм фәнни-инновацион эшчәнлекләренә Smart һәм BIM-технологияләр кертү турында килешү төзедек. Аның төп максаты – биналарның мәгълүмати модельләштерү өлкәсендә белгечләр әзерләү. Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы ярдәмендә компания уку процессына BIM-технологияләрне кертү проектын башлап җибәрде», - дип белдерде ул.

“Безнең компания профессиональ кадрларга – киләчәкнең инженерларына, архитекторларына мохтаҗ. КДАТУ белән партнерлыкта без аларны студент чакларыннан ук әзерли алабыз, бу бик мөһим. Бүген һәр студент “АК БАРС Девелопмент”та эш юнәлешен сайлый ала. Бу компанияләр төркеменең төп өстенлеге – проектлау, төзү, төзелеш материалларын җитештерү өлкәләрендә эш итү, тулы комплекслы девелоперлык хезмәтләрен күрсәтү”, - дип билгеләде Илья Лекарев.

Проектны җитештерүчеләр КДАТУның алдынгы студентларын зур, уңышлы киләчәк көтә дип белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев