Белми калма
АГУЛАНМАС ӨЧЕН ЯҢА ЕЛ САЛАТЛАРЫН ДӨРЕС САКЛА
Яңа ел бәйрәмнәрендә агулану очракларының иң киң таралган сәбәбе – искергән салатларны ашау икән. Шуңа күрә Роспотребнадзор идарәсе халыкны салатлар мәсьәләсендә сак булырга чакыра.
Идарә вәкилләре хәбәр итүенчә, салатларны бары тик суыткычта, 2-6 градуста гына саклау дөрес. Алай гына да түгел, алдан ук болгатып куела торган салатларны булдыра алганча кимрәк ясарга кирәк. Ашар алдыннан гына болгату агулану очракларын бермәбер киметә икән.
Салатларны саклау вакыты:
Яшелчә, җиләк-җимеш салаты – 18 сәгать.
Сыер, тавык, ысланган иттән – 18 сәгать.
Йомырка һәм консервланган яшелчәләрдән – 6 сәгать.
Маринадланган һәм тозлы яшелчәләрдән – 36 сәгать.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 августа 2026 - 13:11
ТАТАРСТАНДА БДИНЫ КАБАТ ТАПШЫРГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ 70 ПРОЦЕНТЫ НӘТИҖӘЛӘРЕН ЯХШЫРТКАН
-
13 августа 2026 - 12:51
ТАТАРСТАННЫҢ 13 МӘКТӘБЕНДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕ КУЯ БАШЛАЯЧАКЛАР
-
12 августа 2026 - 11:25
ТАТАРСТАНДА ПИЛОТСЫЗ АВТОБУСЛАР БАРЛЫККА КИЛЕРГӘ МӨМКИН
-
12 августа 2026 - 10:19
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАШИНА ЙӨРТЕРГӘ ӨЙРӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев