Белми калма
Африканың бер караңгы авылындагы мөгаллим - дөньяның иң яхшы укытучысы!
Дубай хәйрия фондларының берсе ел саен дөньяның иң яхшы укытучысын билгеләп, аңарга 1 миллион доллар күләмендә премия тапшыра. Быел әлеге исемгә Кениянең бер кечкенә авылында физика һәм математика укытучысы булып эшләүче Питер Табичи лаек булган.
Бәйгедә дөньяның 179 иленнән барлыгы 10 меңнән артык кеше катнашкан. Финалга Һиндстан, АКШ, Бразилия, Япония, Аргентина, Бөекбритания, Грузия, Нидерланды, Кения мөгаллимнәре узган. Питер Табичи исә шулар арасыннан иң-иңе итеп сайлап алынган. Бүләкләү тантанасында аның исемен танылган актер Хью Джекман игълан иткән.
Иң кызыгы, әлеге мөгаллим укыта торган мәктәп бик иске. Анда 58 балага нибары 1 укытучы туры килә. Компьютер шулай ук берәү генә. Укучыларга мәктәпкә килеп җитү өчен фәлән километр ара узарга туры килә. Аларның күбесе – начар гаиләләрдән, я булмаса ятимнәр.
Шулай булуга да карамастан, Табичи укучылары тырышып белем ала. Алар халыкара фәнни олимпиадаларда җиңә. Жюрины, беренче чиратта, нәкъ менә шушы факт кызыксындырган да инде.
1 миллион долларны укытучыга берьюлы бирмиләр, билгеле. 10 ел дәвамында аңа ел саен 100 мең доллар акча бирелеп барачак. Әлеге акчаны ул, әлбәттә, мәктәпнең хәлен яхшыртуга тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 мая 2026 - 12:57
КАЗАНДА УЗАЧАК VK FESTТА КЛАВА КОКА ҺӘМ ДИМА МАСЛЕННИКОВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
Нет комментариев