АЧ КАРЫНГА АЛМА АШАУ ЗЫЯНЛЫ?
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы көненә ким дигәндә 400 грамм җиләк-җимеш һәм яшелчә ашарга киңәш итә. Белгечләр билгеләп үткәнчә, көненә бер генә алма ашау да йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшә, шикәр авыруы үсеше куркынычын киметүгә ярдәм итә. Ләкин бу ризыкларны дөрес кулланмау сәламәтлеккә, киресенчә, зыян да китерә ала.
"Күпчелек кеше алма, карбыз һәм башка җиләк-җимешләрне азык кебек кабул итми. Алар өчен бу ризыклар витаминлы су кебек кенә. Әмма җиләк-җимешләрнең фруктозага бай икәнен онытмаска кирәк! Аларны ач килеш кирәгеннән артык ашау зыянлы", - дип билгеләп үтте медицина фәннәре кандидаты, Мәскәү дәүләт университеты клиникасы эндокринологы Зөһрә Павлова.
Шул ук алмаларны ач карынга ашау исә аппетит артуына китерә -фруктоза май тукымасы гормонына (лептинга) уңай тәэсир итми, ә ул үз чиратында туену өчен җаваплы.
Табиб туклануны яшелчәләр кебек җиңел эшкәртелүчән ризыклардан башларга киңәш итте. Җимешләрне төп ризыкларны ашаганнан соң, десерт буларак ашау дөрес икәнен ассызыклап узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев