АБИТУРИЕНТЛАР БДИга КАДӘР ҮК ВУЗга ДОКУМЕНТЛАР ТАПШЫРА АЛАЧАК
БДИ графигы үзгәрүгә карамастан, вузларда документларны кабул итү инде июньдә ук башланачак. Чөнки 15нче июньгә чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәпне тәмамлау турында аттестатларны алып бетерергә тиеш. БДИ башланганчы ук, абитуриентлар документларын тапшыра алачак.
Кабул итү комиссияләре гариза, аттестат, фотография һәм башка документлар белән эш итәчәк. БДИ тапшыргач ук, аның баллары базага кертелә, кабул итү комиссиясенә абитуриентларның рейтингын төзисе һәм кабул итү турында карар кабул итәсе кала. Шулай ук июьдә көллият, техникумнарны тәмамлаганнар һәм узган елларны БДИ тапшырганнар да бакалавриатка керү өчен документларын тапшыра ала.
Быелгы яңалык: абитуриентлар документларын дистанцион форматта тапшырачак. Бу йә университетларның мәгълүмати системалары, йә “Поступи онлайн” хезмәте аша булачак. Элеккеге елларны кебек үк, документларны 5 вузга, ә һәр вузда өч белгечлеккә тапшыру мөмкинлеге бар. Иҗади белгечлекләргә укырга керер өчен өстәмә имтиханнар шулай ук онлайн-форматта узачак.
Моңа кадәр Россиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков быел абитуриентлар вузга керү өчен документларын 20нче июньнән тапшыра алачак, дип белдергән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 февраля 2026 - 15:33
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕ
-
10 февраля 2026 - 09:31
ТАТАРСТАНДА 9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ГИА КАГЫЙДӘЛӘРЕ ҮЗГӘРӘ
-
9 февраля 2026 - 16:22
РОССИЯДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН КИБЕРКУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК БУЕНЧА АНИМАЦИОН ДӘРЕСЛӘР СЕРИЯСЕ ЭШЛИ БАШЛЫЙ
-
6 февраля 2026 - 08:30
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ УКУЧЫЛАРНЫҢ СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРЕН КҮЗӘТҮ БАШЛАНА
Нет комментариев