Логотип Идель
Белми калма

30 АВГУСТ КӨНЕНӘ БӘЙРӘМ ПРОГРАММАСЫ

30 августта Казанда шәһәр көне билгеләп үтеләчәк. Сезне программа белән таныштырабыз.

Чаралар 10.00 сәгатьтә Иске татар бистәсендә "Уйна гармун! ("Играй, гармонь") фестивале белән башланып китәчәк.

14.00-18.00 аралыгында Каюм Насыйри урамында "Казан сөлгесе" дип исемләнгән концерт узачак, анда ветераннар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр чыгыш ясаячак. Шулай ук татар альтернатив музыкасы концерты да була.

Горький исмендәге мәдәният һәм ял үзәк паркында бәйрәм иртәсе спорт чаралары һәм балалар бәйрәме белән башланыр дип көтелә. Бу көнне паркта "Любовь-Мәхәббәт" исемле арт-объект та ачылачак.

13.00 сәгатьтә Меңьеллык паркында «Kazan city racing» исемле авто-мото шоу башлана. Шул ук вакытта "Казан" гаилә үзәге янында Матч ТВ бәйрәм уздырачак: автошоу, һәм Казансу елгасында су байкерлары чыгышы булыр дип көтелә. Шушында ук 16.00 сәгатьтә хәрби-патриотик программа да була.
14.00 сәгатьтә Черек күл (Черное озеро) паркында "Музыка вокруг нас" исемле классик музыка фестивале башлана.


15.00 тә Казан ипподромында ТР Президенты бүләге өчен ат чабышлары узачак.



18.00 сәгатьтә "Казан" гаилә үзәге янында җырчылар Митя Фомин һәм Елка катнашында бәйрәм концерты башлана.


20.00 сәгатьтә Игенчеләр сарае каршында "Казанская осень" исемле опера фестивале уздырылачак.


Бәйрәм чаралары 22.00 сәгатьтә Казансу елгасы өстендә булачак бәйрәм салюты белән төгәлләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев