Белми калма
Мәчетләрдә – җәйге лагерьлар
Татарстан мәчетләрендә балалар һәм яшүсмерләр өчен дин һәм дини тәрбия бирү буенча җәйге чаралар башланып китте.
Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте хәбәр итүенчә, сабыйларга ислам нигезләре һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча дәресләр, саф һавада актив уеннар, викториналар, бәйгеләр, табигатькә чыгу һәм мәдәни - белем бирү программасы оештырылачак. Мисал өчен, Казанның "Тынычлык" мәчетендә "каникуллар" 2 июльдән алып 8 июльгә кадәр булачак. Анда катнашырга 6-15 яшьлек малайлар чакырыла. Кыз-балалар өчен чаралар 9-14 июль көннәрендә узачак. Көн дәвамында 8.00 дән алып 18.00 сәгатькә кадәр балалар белән тәҗрибәле тәрбиячеләр һәм мөгаллимнәр эшлиячәк. Чараларда катнашу түләүле. Сораулар белән 8904 767 81 61 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Апанай мәчете дә балалар өчен мавыктыргыч программа әзерләгән. Биредә сменаның дәвамлылыгы ике атнаны тәшкил итә. Язылу өчен телефон: 8-917-297-78-42 (Администратор Нәсимә Емельянова).
Барлыгы исә Татарстанда җәйге ял һәм балалар өчен чаралар 100-дән артык мәчеттә оештырылачак. Шул исәптә: Казанда, Әгерҗе, Бөгелмә, Югары ослан, Ютазы, Зәй, Буа, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Яр Чаллы, Норлат, Балык Бистәсе, Сарман, Тәтеш, Чистай, Актаныш, Әлки һәм башка мөхтәсибәтләрдә.
Лагерьларга язылу тәртибен һәм бәясен ачыклау өчен урындагы мөхтәсибәткә яки Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 декабря 2024 - 16:35
Кәрим Тинчурин театрына барабызмы?
-
27 декабря 2024 - 10:50
«ТУГАН БАТЫР» МУЛЬТСЕРИАЛЫ: НӘРСӘ ТУРЫНДА, КАЙЧАН ҺӘМ КАЙДАН КАРАП БУЛАЧАК?
-
23 декабря 2024 - 13:46
КАЗАНДА ПИЛОТСЫЗ АВИАЦИЯ СИСТЕМАЛАРЫ ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев