24 ИЮНЬ ЯЛ КӨНЕ БУЛАЧАК?
Россиядә 24 июнь дә ял көне буларак игълан ителергә мөмкин.
Бу турыда Россия президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез: быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап уздырылырга тиешле парад узмый калды. Шул сәбәпле, президент Владимир Путин аны 24 июнь көнне уздырырыга тәкъдим итә. Әлеге яңалыкны ул 26 май көнне хәбәр итте. Шуңа күрә әлеге көн (чәршәмбе) ял көне буларак та игълан ителерегә мөмкин.
Моңа өстәп, әлеге көндә Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү дә оештырылырга мөмкин.
“24 июнь көнне ял итәчәкбезме?” – соравына матбугат сәркатибе Песков:
– Әлегә төгәл җавап бирә алмыйм. Әмма 24 июньнең ял көне булу ихтималы бик зур, - дип җавап биргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
-
17 сентября 2026 - 15:22
ИЛСУР ҺАДИУЛЛИН «ШАЯН ТВ» СТУДИЯСЕНДӘ КУНАКТА БУЛДЫ
Нет комментариев