2021 ЕЛДА БДИда НИНДИ ҮЗГӘРЕШЛӘР БУЛАЧАК?
Россия мәгариф министры Сергей Кравцов әлеге сорауга җавап бирә.
– Быел бердәм дәүләт имтиханында артык зур үзгәрешләр көтелми, - ди Кравцов, - бүгенге көндә Рособрнадзор ТДИ һәм БДИга әзерлек буенча зур программа әзерли.
2021 елда югары уку йортларына керергә җыенмаган чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханны бары тик ике фәннән генә тапшырачак: рус теленнән һәм математикадан.
Бердәм дәүләт имтиханнары 2021 елның 31 июлендә башланып, 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Быел, эпедемиологик вәзгыять начар булу сәбәпле, БДИны вакытыннан алда тапшырып булмый.
11 сыйныф укучылары имтиханга керү хокукына ия булу өчен башта инша һәм изложение язарга тиеш. Ул киләсе елның апрель урталарында узар дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев