2020/2021НЧЕ УКУ ЕЛЫНДА МӘКТӘПЛӘРДӘ КЫҢГЫРАУ ЧЫҢЛАМАЯЧАК
Менә шундый яңалык, дуслар. Әйе, дәресләр башланганны, тәмамланганны искәртеп, мәктәпләрдә быел кыңгыраулар чыңламаячак. Ни өчен шулай була соң?
2020-2021 уку елы әнә шундый үзенчәлеккә ия булачак. Татарстанның мәгариф министры урынбасары Алсу Әсәдуллина әйтүенчә, моның сәбәбе - дәресләрнең төрле сыйныфларда төрле вакытта башлануы. Бу махсус башка укучыларга комачауламас өчен эшләнә.
Ә дәресләр коронавирус инфекциясе таралмасын, балалар бер урында күп итеп җыелмасын, контактлар мөмкин кадәр азрак булсын өчен төрле вакытта башлана.
Шулай ук һәр сыйныфның үзенә беркетелгән кабинеты булачак, ягъни укучылар бер кабинеттан икенчесенә күчеп йөрмәячәк. Физкультура, физика, химия дәресләре чыгарылма булып тора, алар, мөмкинлек булганда, саф һавада үтәргә тиеш.
Белем алу процессын мәктәптә уку белән дистанцион укуны чиратлаштырып оештыру турында да сүзләр булган иде. Алсу Әсәдуллина моны уңайсыз һәм дөрес түгел дип саный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 сентября 2026 - 10:35
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫ ДЕПУТАТЫ DOTA ҺӘМ COUNTER-STRIKE УЕННАРЫН МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА КЕРТҮ ИДЕЯСЕН ХУПЛАДЫ
-
1 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА 183 МЕҢ УКУЧЫ ЯҢА УКУ ЕЛЫН БАШЛАДЫ
-
31 августа 2026 - 15:44
КАЗАН ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫНДА ЯШЬ ЖУРНАЛИСТЛАР СТАЖИРОВКА УЗА
-
31 августа 2026 - 15:44
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕ РӘИСКӘ ҮЗ СОРАУЛАРЫН БИРӘ АЛАЧАК
Нет комментариев