Логотип Идель
Белми калма

2018 елда безне 27 көн ял көтә!

Киләсе елның ял көннәре билгеле булды. 2018 елга хөкүмәт тарафыннан кабул ителергә тиешле планда 10 көнлек Яңа ел каникуллары һәм 4 көнлек озын яллар да бар. Алдагы елда россиялеләрне барлыгы 27 ял көне көтә. Татарстанның өстәмә ике ял көнен - Корбан гаетен һәм Ураза бәйрәмен дә санасак - тагын бер "отпуск"лык көннәр җыела дисәң дә була...

Шулай итеп, Яңа ел бәйрәмнәрендә россиялеләргә 10 көнлек "каникул" каралган: каникуллар 2017нең 30 декабрендә башланып 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Ә бәйрәм көннәре календарь ялларга туры килгән 6 һәм 7 гыйнвар өчен соңрак - җомга 9 март һәм чәршәмбе 2 майда ял итәчәкбез.

Шулай ук 4 көнлек озын яллар 8 март һәм 1 май бәйрәмнәренә туры киләчәк. 3әр көнне 23 февраль, 12 июнь һәм 4 ноябрь бәйрәмнәрендә ял итәчәкбез. Ә менә Җиңү көне - 9 май атна утрасына туры килү сәбәпле - бары бер көн ял булачак.

 

Киләсе елда россиялеләрне берничә озын эш атнасы көтә. Яз һәм Хезмәт бәйрәменә туры килгән 28 апрель шимбәсе өчен дүшәмбе 30 апрельдә ял итәчәкбез. 9 июнь һәм 29 декабрьдә дә шимбә булуга карамастан эшкә чыгарга туры киләчәк. Ләкин бу эш көннәре ял булып дүшәмбе 11 июнь һәм 31 декабрьдә "кайтачак".

Нәтиҗәдә, Яңа елда - 10 көн, 3 көн - 23-25 февраль бәйрәмнәрендә, 4 көн - 8-11 мартта, 4 көн - 29 апрельдән 2 майга кадәр, 1 көн - 9 майда, 3 көн - Россия көненә - 10-12 июнь, 3 көн - Халыклар бердәмлеге көненә - 3-5 ноябрьләрдә ял итәчәкбез.

//rg.ru//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев