Белми калма
1нче февральгә кадәр язмышыңны хәл ит!
Урак өсләре башланмаса да, башлары каткан чак. 11нче сыйныфта укучыларны әйтүем. Чөнки аларга чын мәгънәсендә язмышларын хәл итәргә – нинди имтиханнар тапшырасыларын төгәл билгеләргә кирәк.
Чыгарылыш сыйныф укучылары бу гаризаны 1нче февральгә кадәр мәктәпләргә тапшыра. Анда рус теле һәм математика кебек мәҗбүри имтиханнардан кала, башка предметлар буенча БДИны мөстәкыйль рәвештә сайлый. Чыгарылыш аттестациясе 14 дисциплина буенча бар.
Узган елгы чыгарылышлар гаризаны үзләре яшәгән җирлектәге мәгариф бүлекләренә тапшыра. Урта һөнәри уку йортларында белем алучылар исә гариза тапшырганда, уку йортларыннан белешмә дә таләп ителә. Анда урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерү яки бу елда аларны тәмамлау турында мәгълүмат була.
БДИ катнашучысы гариза белән бергә үзенең мәгълүматларын эшкәртүгә ризалык һәм ата-анасы яки законлы вәкиленең укучы турындагы мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыгы да беркетелә.
Быелгы чыгарылыш укучыларына математиканың йә база, йә профиль дәрәҗәсен сайларга кирәк була. База дәрәҗәсе исә әлеге предмет аттестат алу өчен генә кирәк булган студентларга таләп ителсә, ә вузга керүчеләргә исә профиль дәрәҗәсен сайлау кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 мая 2026 - 12:57
КАЗАНДА УЗАЧАК VK FESTТА КЛАВА КОКА ҺӘМ ДИМА МАСЛЕННИКОВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
7 мая 2026 - 11:58
«КИНО ГРАМОТАЛЫЛЫГЫ ДӘРЕСЛӘРЕ» РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ТӘРБИЯ ЭШЕНЕҢ БЕР ӨЛЕШЕ БУЛАЧАК
-
6 мая 2026 - 10:43
«ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКА ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ФИНАЛ ЭТАБЫ СТАРТ АЛДЫ
-
5 мая 2026 - 10:18
КАЗАННЫҢ ЯШҮСМЕРЛӘР КЛУБЛАРЫНДА ҖИҢҮ КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН БУШЛАЙ МАСТЕР-КЛАССЛАР УЗАЧАК
Нет комментариев