175НЧЕ ГИМНАЗИЯНЕ 1 СЕНТЯБРЬДӘ АЧАЧАКЛАР
11 май көнне атыш булган Казанның 175нче гимназиясен 1 сентябрьдә ачачаклар.
11 май көнне Илназ Галәвиев Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештырган иде. Әлеге куркыныч көндә 7 мәктәп укучысы һәм 2 укытучы һәлак булды. Бу мәктәп 1 сентябрьдән үз ишекләрен ачачак. Моны Татарстанның төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары Илдус Насыйров хәбәр итә.
Бүгенге көндә гимназиянең бөтен катларында да төзекләндерү эшләре бара. Кабинетларның күбесендә үзгәрешләр булачак. Атыш булган өлешләрдә бигрәк тә.
Бу мәктәп укучыларына 11 май көнне булган вакыйгаларны берни дә хәтерләтеп тормасын өчен эшләнә.
Шулай ук гимназиядә бассейн да булачак, диелә. Моңа кадәр туклану өлешенә ремонт ясау өчен 12,8 млн сум акча бүленәчәк, дип хәбәр ителгән иде. Төзелеш эшләренә аның 10,4 млн ы тотыла. Калган сумма яңа җиһазлар алу һәм башка кирәк-яракка тотылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
22 сентября 2026 - 15:52
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЧӘРШӘМБЕ КӨНЕН «ЯРТЫ ЯЛ КӨНЕ» ИТӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
Нет комментариев