Белми калма
16 яшькә кадәр автобуста бушлай йөреп булырмы?
Россиянең Дәүләт Думасына яңа закон проекты кертелгән. Анда 5-16 яшьлек балаларга җәмәгать транспортында бушлай йөрү тәкъдим ителә. Әлеге инициатива белән “Гадел Россия” партиясе депутатлары чыккан.
Алар фикеренчә, җәмәгать транспортында кондукторларның акчасыз яки проезднойсыз барган балаларны урамга куып чыгару очраклары арткан. Яңа закон балигъ булмаганнарны куркыныч ситуацияләрдән саклап калачак.
Пассажир транспорты эше нормалары буенча контролер билетсыз барган пассажирга шунда ук штраф сала алмый. Ул беркетмә язып, аны транспорт компаниясенә җибәрергә тиеш. Нәтиҗәдә, штрафны кондуктор түләргә тиеш була. Шуңа да билетсыз баручыларны, шул исәптән балаларны да, транспорттан еш кына куып чыгаралар.
Хәзерге вакытта шәһәр һәм шәһәр яны транспортында 7 яшькә чаклы балалар бушлай йөри ала. Ә чит илләргә юнәлгәндә, 5 яшькә чаклы бер бала бушлай барырга мөмкин. Тик бу очракларның берсендә дә утыру өчен аерым урын гарантияләнми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 августа 2026 - 13:17
МӘКТӘПЛӘРДӘ КӨНЕНӘ ҖИДЕ ДӘРЕСТӘН АРТЫК ҮТКӘРЕРГӘ ЯРАМЫЙ
-
18 августа 2026 - 12:50
КАЗАН ЯШЬЛӘРЕН ШӘҺӘРНЕҢ ЯШЬЛӘР КАРТАСЫН ТӨЗЕРГӘ ЧАКЫРАЛАР
-
17 августа 2026 - 12:14
БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ЧӘРШӘМБЕ ЯКИ ПӘНҖЕШӘМБЕ ҖИҢЕЛ КӨН БУЛЫРГА МӨМКИН
-
17 августа 2026 - 12:12
ОЛИМПИАДАЧЫЛАР ВУЗЛАРДАГЫ БЮДЖЕТ УРЫННАРЫН «АЛЫП БЕТЕРГӘН»
Нет комментариев