12 ИЮНЬ, БӘЙРӘМ КӨННЕ, ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛАЧАК?
Белүебезчә, 12 июнь – Россия көне, шул уңайдан без ул көнне ял итәчәкбез. Ә һава торышы нинди булачак соң?
Якын көннәрдә Казанда һәм Татарстанда җылы һава торышы көтелә. Бераз явым-төшем булырга мөмкин. Россия көнендә булачак һава торышы турында тулырак КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе, профессор Юрий Переведенцев хәбәр итә:
– Россия көнендә көн матур булыр дип көтелә. Бу атнадагы иң җылы көн дә 12 июньгә туры килә. Көндез температура 27 градуска кадәр җитәчәк, төнлә дә температура шактый югары булачак – 17 градус. Әмма шимбә көнне салкын атмосфера фронты көтелә, ул исә үзе белән яңгыр һәм көчле җил алып киләчәк, - ди ул.
Ял көннәрендә нинди һава торышы көтелә?
Ял көннәрендә һава торышы шактый түбән төшәчәк: көндез 13-18 градус, төнлә – 10-12 градус. Дүшәмбедән һава торышы безне янәдән сөендерә башлаячак: термометрлар 22 градуска кадәр күтәрелеп, төнннәрен 19 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Җәй яңгырлы булырмы?
– Җәй яңгырлардан башланса да, гомумән алганда, узган ел белән чагыштырганда, ул җылы булачак, - ди метеоролог.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 августа 2026 - 12:14
БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ЧӘРШӘМБЕ ЯКИ ПӘНҖЕШӘМБЕ ҖИҢЕЛ КӨН БУЛЫРГА МӨМКИН
-
17 августа 2026 - 12:12
ОЛИМПИАДАЧЫЛАР ВУЗЛАРДАГЫ БЮДЖЕТ УРЫННАРЫН «АЛЫП БЕТЕРГӘН»
-
13 августа 2026 - 13:11
ТАТАРСТАНДА БДИНЫ КАБАТ ТАПШЫРГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ 70 ПРОЦЕНТЫ НӘТИҖӘЛӘРЕН ЯХШЫРТКАН
-
13 августа 2026 - 12:51
ТАТАРСТАННЫҢ 13 МӘКТӘБЕНДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕ КУЯ БАШЛАЯЧАКЛАР
Нет комментариев