11 СЫЙНЫФНЫ «5»кә ГЕНӘ ТӘМАМЛАУЧЫЛАР НИГӘ МЕДАЛЬСЕЗ КАЛГАН?
Билгеле булганча, бу көннәрдә Татарстан мәктәпләрендә гөрләп соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узды. Әмма мәктәпне бары тик “5”ле билгеләренә генә тәмамлаган укучыларга аттестат белән бергә медальләр тапшырмаганнар икән. Соңгы вакытта Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына әлеге сорау белән мөрәҗәгать итүчеләр шактый ешайган.
Шуңа күрә министрлык бу мәсьәләгә ачыклык кертте.
“Башка елларда медальләр июнь ахырында БДИ нәтиҗәләре буенча бирелгән аттестатлар белән беррәттән бирелә иде. Әмма агымдагы ел үзенчәлекле булды. Аттестатлар БДИ нәтиҗәләреннән тыш тапшырылды. Медальләр исә бераз соңрак тапшырылачак, чөнки аларны әзерләүгә күбрәк вакыт кирәк» - дип белдерү ясады Мәгариф министрлыгы үзенең инстаграмы аша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 июля 2026 - 08:03
БДИДА 300 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫСЫ КФУНЫ САЙЛАГАН
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
Нет комментариев